60 лет на татарском поздравление прозой

60 яшь юбилейга / С юбилеем 60 лет на татарском

Сине шушы иң зур, шатлыклы бэйрэмең белэн, жан тибрэлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгэн көнең белэн котлыйбыз!

60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 жэй һэм 60 яз гына. Йөзлэреңдэ нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең жэе генэ. Эле аның көзе дэ, кышы да, кабат эбилэр чуагы да булыр. Сиңа бездэн бер генэ телэк — саулык, э тэн сихэтлеге ул — озын гомер, шатлык, бэхет һэм күңелеңдэге илаһи нур тамчысы.

Килэчэктэ балаларың вэ оныкларыңнан игелек, шэфкать күреп, тормышка сөенеп яшэргэ язсын.

Алтмыш ел да үтеп киткән икән
Сез дөньяга килгәннән бирле.
Тормыш һаман хезмәт тәлап итә.
Тормыш һаман матур һәм серле.

Үрнәк итеп сөйли һәркем сезне,
Суынмасын йөрәк җылыгыз.
Җәйләр белән бергә килеп җиткән
Куанычлы туган көнегез.
Безнең теләк сезгә: 100 яшәгез,
Өзелмәсен җирдә сыегыз!

Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.

Мәҗлескә чакыргансың
60ың тулган имеш
Каян килгән 60 ди ул
Мыек чыкмаган килеш?!

Кеше ышанмаслык сүзне
Чын булса да сөйләмә
Хатыныңа ничә булса
Син дә әле шул тирәдә.

Олы тормыш юлына да
Яңа басасың кебек
Кайсы юлдан китәсе дип
Башың ватасың кебек.

Кайсы юлдан атласаң да
Якты булсын көннәрең
Чөнки алтын кулларың бар
Җитмеш төрле һөнәрең.

60ың тулса тулгандыр
Әйдә ярар чурт с ним
Йөрәгең белән һаман да
18 дә бул гел син.

Кызганма син үткән елларыңны
Яшәү үзе җирдә зур бәхет.
Юбилеең белән котлап сине
Сәламәт бул дибез һәрвакыт.

Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир- ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, кар­таймагансыз, саргаймагансыз.

Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшлә­гәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.

Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге те­ләкләрегезгә, ниятләрегезгә, догаларыгызга җавап бирсен.
Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!

Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тиб­рәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!

60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.

Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.

Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.

Игътибар! Якыныгызның, танышыгызның телефонына Путин үзе шалтыратып котлавын телисезме? Яисә башка кызыклы яки ихлас котлау сүзләре заказать итәсегез килсә түбәндәге виджет сезнең өчен. Ниләр сөйләячәген алдан тыңлап карый аласыз.

Көз җитте дип гөлләр саргаймасын
Чәчкәләрен җиргә сипмәсен.
Яшь җитте дип йөрәк картаймасын,
Гомеркәйләр әле бетмәсен

Балаларың белән бергә-бергә
Тигезлектә язсын яшәргә.
Җәйге яңгыр кебек шыбырдарга,
Җәй яшене кебек яшьнәргә.
(Рәйсә Имамиева)

Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр килә,
Якынайтып безгә картлыкны.

60 яшь гомер ул гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!

Алтмыштамы алтмышта
Картаймыйлар ялгыш та.
Ут өертеп бу дөньяда
Яшәп була алтмышта

Бирешмәгез сагышка,
Рәхмәт әйтеп язмышка
Узу кирәк алтмыштан —
Җитү кирәк җитмешкә!

Йөз яшә син кадерлебез,
Сүрелмәсен җанда дәрт-дәрман!
Якыннарың сиңа шуны тели,
Дусларыңнан сиңа шул фәрман.

Гомерегезнең олы туе булсын котлы!
Куанычлар һәм шатлыклар булсын потлы!
Җитмештә дә, сиксәндә дә, туксанда да
Йөрәгегез бүгенгедәй булсын утлы!

60 яшь ул — картлыкларның сабый чагы,
Шуның кадәр яшәп була димәк тагы.
Кайда гына яшәсәгез торсагыз да
Һич онытмас сезне яше-карты.

Картаям шул, картаям дип көенмәгез,
Пенсиягә чыгам диеп сөенмәгез.
Гаиләдә күптән бабай булсагыз да
Гел яшәреп яшәгез сез арабызда.

Еллар кырыс, мәрхәмәтсез —
Маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мәңге яшь булып кала.

60 яшең тулса тулсын
Йөрәк утың сүнмәсен,
18 дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.

Алтмыштамы — алтмышта.
Шатлык та күп сагыш та,
Туры юлдан тайпылмадың
Атламадың ялгыш та.

Күпме генә бәхет теләсәк тә
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син һәрбер кешегә.

Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып туксанны да,
Үткәрергә язсын бергәләп.

Алтмыш яшең белән, газиз туган!
Сәлам сиңа ихлас йөрәктән.
Үткән юлың синең сырлы булган…
Дөнья, шөкер, күпкә өйрәткән…

Кылган гамәлләрең — иксез-чиксез.
Үкенечкә — калган эшләр бар.
Өмет өчен әле кодрәтең бар,
Хыял өчен матур хисләр бар.

Алтмыш тулганнарга, бабай, диләр.
Яшүсмергә, дөрес, баш кеше.
Картлар арасында син — «салага».
Картлык өчен — ифрат яшь кеше!

Яшә әле, туган, яшәр әле,
Күңел канатларын җилкетеп.
Чибәр ханымнарны ымсындырып.
Баскан чакта — җирне селкетеп!

Бүген синең юбилеең, әти!
Алтмыш яшең — Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул, яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.

Абынганда, җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, без тармагы,
Җиргә берегеп үскән имәннең.

Алтмыш яшҗ ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.

Рәхмәт әти, сиңа барсы өчен.
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.

Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 60 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез! Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән …

Үткән гомер — кичкән елга,
Аны санарга түгел.
Чигәгә кар кунган саен
Язны яңарта күңел.

Язның назлы нурларыннан
Жаныңа үсә канат.
Яшлегеңә кайтасың да
Китә алмыйсың кабат.

Синең әле алкышларга
Күмелә торган чагың.
Настоящий егет булып
Күренә торган чагың.

Сиксән түгел, туксан түгел,
Нибары алтмыш кына.
Күтәрелгән чагың гына
Гомерең балкышына.

Балаларың буй житкергән,
Оныкларың тирәңдә.
Яннарыңнан да китмиләр
«Яратабыз» — диләр дә…

Яшь кызлар да «бабай» дими,
«Абый» дип дәшә әле.
Шатлык чәчеп, бәхет урып
яшә дә яшә әле.

60 яшең тулды менә!
Байлыгың-алты дистә!
Кичә генә булган кебек
Алтмышы тиен истә.

Әйтерсең, бүген әле син
Башлыйсың яши генә.
Керәсең атлап бары тик
Картлыкның яшьлегенә.

Менә шулай тыйнак кына,
Кызыкмый артыгына,
Җитәрсең Аллаһ боерса,
Картлыкның картлыгына.

60 яшең тулса тулсын,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал Син.

Син әле солдаттан кайткан
Егетләр кебек кенә!
Алтмышның аргы ягында
Яшә Син көлеп кенә,
Алтмыш еллык хәзинәңнең
Кадерен белеп кенә.

Еллар кырыс, мәрхәмәтсез-
маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мэңге яшь булып кала.

60 яшең тулса тулсын,
Йөрәк утың сүнмәсен,
18 дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.

Яшә, дускай, кайгы белмә,
Хәсрәт күрмә дөньяда,
Хөрмәтләсен дус-ишләрең,
Кадерле бул семьяда

Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,
Йөрәктә сез кичен-иртәсен.
Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,
Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.

Гомерегез булсын бәхетле,
Бәхетегез булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сезгә бу көнне.

60 яшь бит әле матур гомер,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта.

Кызыкма, дустым, байлыкка,
Саулык бирсен Ходай нык.
Саулык китсә, алтын да чүп,
Саулык — җирдә зур байлык.

Маңгаенда сырлар — үткән еллар,
Борчуларың эзе — ак чәчең.
Җиде балаң, әткәй, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 60 яшең.

Уфтанма, гомер уза диеп,
Еллар бер дә бушка узмаган.
Еллар үтә торсын әкрен генә,
Сүрелмәсен генә дәрт-дәрман.

60 яшең тулсын,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал Син.

Авыруны белми яшә,
Бул һаман үз көчеңдә.
Сине исән-имин күрү
Бәхет безнең өчен дә.

Күрмә кайгы, белмә хәсрәт,
Шатлан да Син, көл Дә Син.
Мәңге яшь булсын йөрәгең,
Картаюны белмәсен.

100-гә хәтле яшә! Хәтта
100-дә соңгы чик түгел.
Җырдагыча, Сиңа кояш
Гомере тели күңел.

Син әле солдаттан кайткан
Егетләр кебек кенә!
Алтмышның аргы ягында
Яшә син көлеп кенә.
Алтмыш еллык хәзинәңнең
Кадерен белеп кенә.

Алтмыш түгел, алты унлык,
Яки унике «бишле»,
Һәр елыңның һәр аена
Тормыш куйган бер «биш»не.

Керәсең гомер көзенә,
Башың тотып югары,
Узган тормыш юлың өчен
Тормас йөзең кызарып.

Төрле чакларың булгандыр
Олы тормыш юлыңда,
Дәрәҗәң бар, абруең зур
Кешеләр арасында.

Әтиле йортның коты бар,
Тарта күңел гел шунда,
Балаларың, оныкларың —
Бәхетлебез син барда.

Уфтанма, бүген алтмыш, дип,
Күңелең синең яшь әле,
Йөзеңнән нурлар сибелә,
Дәрт-дәрманың бар әле.

Парлы тормыш җиңелерәк,
Язмыш ялгыз итмәсен,
Тормыш чишмәсе җырласын,
Мәңге суы кипмәсен.

Әтиебез, кадерлебез,
Туган көнең гөрләсен,
Иң җылы котлау сүзләрен
Фәрештәләр өләшсен.

Бу көндә сиңа нәрсә, теләсәк тә,
Аз сыман.
Кайгы күрмә, чирне белмә
һәрчак яшә ямьле яз сыман.

Күк йөзендә чиксез күй йолдызлар,
Иң яктысы фәкать син генә.
Җир йөзендә күпме кеше яши.
Иң кадерле безгә син генә.

Юбилеең кортлы булсын
Телибез бәхёт кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килең кенә.

Йөрәкләрдәй чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә, булган саф хисләр.
Озын гомер; якты, матур тормыш –
Безнең сиңа әйтер теләкләр.

Поздравления на татарском языке с Днем Рождения мужу

Ирем, минем таянычым, минем диварым, минем тормышым. Мин сине туган көнегез белән котлыйсым килә! Әйтәсе килә, бу көнне телисе сиңа калсын, твои хыяллар исполнялись өчен, синең көне белән башланып китә иде елмаюлар өчен твои якын туганнары һәрвакыт янәшәсендә һәм ярдәм күрсәтелүен сине. Гел шундый ук уникаль, мәрхәмәтле, нежным, ярдәмчел, кояштай озын гомер, күңелле, шатлыклы һәм бәхетле. Мин алам дәвам бу исемлек чиксез. Рәхмәт, син бу дөньяда бар! Туган көнегез белән!

Минем иң яраткан, кадерле, яраткан һәм туган көнем белән! Син — минем тормышым, минем мәхәббәт, минем ут һәм минем һава. Сиңа сәламәт, уңышлы, шатлыклы һәм бәхетле булуыгызны телим. Ел саен безнең мәхәббәт нык, сабыр, назлы һәм ышанычлы була бара. Безнең оябыз кайтасы, көчеңне яңадан торгызасы һәм яңа казанышларга рухландырган җылы урын булсын иде. Сине акылсыз яратам һәм гомер буе синең белән яшәргә телим!

Сезне туган көнегез белән котлыйм, иң якын һәм иң якын кеше! Син минем өчен дөньяда иң яхшы, иң тугрылыклы, иң туган кеше. Телим сиңа үтәү барлык твоих желаний, булсын тормыш твоя булачак наполнена гына яркими буяулар, шатлык һәм смехом. Телим сиңа сәламәтлек, ул елдан-ел иде прибавлялось һәм прибавлялось, телим сиңа су коенырга безнең гаилә, мәхәббәт булсын, тикшереп йөри сине урап барлык кукертле һәм печали, булсын окружают сине генә яратучы җаны-кешеләр! Бул һәрчак янәшә безнең белән булсын, улыбка твоя беркайчан да сходит белән синең затлар, шулай көлү синеке булачак заряжать безнең позитивом. Озын гомер сиңа, тормыш булсын гел сиңа сопутствует елмайды, һәм теләсә нинди сораулар чтоб белән хәл ителсен иде легкостью һәм непринужденностью. Бәхетле бул!

Туган көнегез белән, кадерле ирем. Син минем көчле, кыю, үҗәт, күңелле, кызыклы. Сиңа нык сәламәтлек һәм зур уңышлар телисе генә калды, барлык планнарыңны тормышка ашыра алсын, үз хыялларыңны тормышка ашырсын. Ә мин һәрвакыт янәшәмдә булам, Синең ярдәмең һәм илһамың булачакмын. Һәр көнең уңышлы һәм истә калырлык, шатлыклы һәм якты вакыйгалар белән генә булуын телим!

Яраткан ир-егетем! Бәхетле дип атарга сине ире һәм әтисе безнең балалар. Туган көнеңдә сиңа милион тапкыр әйтәсем килә, мин сине бик яратам, һәм иң изге теләк-синең белән, гаиләбез белән тату һәм мул тормышта яшәү. Кадерлебез, сипа ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез. Туган көнегез белән, кадерле!

Бу көнне дөньяда иң яхшы кеше дөньяга килгән Язмышыма рәхмәт, ул минем өчен ышанычлы дустым, иң яхшы ир-атым гына түгел, искиткеч ирем дә булды. Кадерлебез, сипа ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез. Син эштә тормышка ашсын өчен, бөтен амбицияләреңне үтәдең. Өйгә килгәч, син һәрвакыт ял итә аласың, безнең йортыбызның могҗизалы атмосферасына чумасың. Мәхәббәт, наз, намуслылык, тугрылык һәм аңлау атмосферасына. Туган көнегез белән!

Туган көнем белән, Туган ягым, бердәнбер һәм яраткан! Хыялларның тормышка ашуын, сәламәтлек сынамасын, ә уңыш һәм уңыш көн саен килеп торуларын телим. Мин сине яратам һәм һәрчак янәшәдә булырмын.

Кадерлем! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм. Барлык башлангычларың ахыргача җиткерелсен, һәрвакыт илһам һәм көч җитсен дип телим. Син шундый ук ышанычлы ирең, шундый ук искиткеч һәм туган кешең булып калуыңны телим. Туган көнегез белән, сөйкемле!

Туган ягым, Сезне туган көнегез белән котлыйм! Сиңа уңышлы, көчле, үҗәт, максатчан, ышанычлы терәк булуыбызны телим. Булсын кукертле тикшереп йөри сине урап, булсын син принимаешь дөрес карарлар, алар турында түгел сожалеешь, һәм наслаждаешься тормышы бөтен, аны полноте һәм матурлык!

Син миңа бүләк иткән гаилә-зур могҗиза. Ходайга рәхмәт белдерәм, без очраштык, өчен безнең мәхәббәт һәм безнең никах. Сине яратам һәм гаять зур уңышлар, зур уңышлар, нык сәламәтлек, муллык, иминлек һәм мәхәббәт телим. Туган көнем белән, дөньяда иң туган кеше!

Яраткан, бүген синең туган көнең. Мин Котлыйм сине, минем Яхшы. Иң мөһиме, сәламәтлек телим. Әгәр синең сәламәтлек һәм көчең булса, син теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыга алырсың, ә мин һәрвакыт ярдәм итәчәкмен. Мин тудырачак сиңа уют безнең гаилә оясында, анда сине һәрвакыт булачак көтәргә генә тынычлык һәм минем назлы мәхәббәт, тулы кичке аш һәм яхшы кәеф.

Мин телим сиңа, минем кадерле, безнең теләк туры килсен. Без, Кулга-кул тотынышып барсыннар, бернинди авырлыклар да безгә куркыныч түгел иде. Мин барлык башлангычларыгызда да якыннарыгызның ярдәмен һәм мәхәббәтен тоеп яшәсен идем.

Мин язмышыма һәм әти-әниемә рәхмәтле, син минем бар. Телим сиңа отличного кәефен һәм сәламәтлеген, бик күп еллар бәхетле тормышта, үзгәрешсез уңышлар һәм изге теләкләре елмаю. Һәрвакыт килеп чыксын, яңа казанышларга көч җитсен.

Иң могҗизалы һәм иң яхшы ир-атны котлыйм. Син мәхәббәт минем тормышымда. Кадерлебез, сипа ныклы саулык, дан тынычлыгы, дан тынычлыгы телибез. Сиңа нинди генә авырлыклар килсә дә, ул авырлыкларны бергәләп күтәрербез, иң якланган йозак диварлары янында дошманнар кебек. Син хыялланганның барысы да тиздән тормышка ашсын иде. Мин сине бик яратам. Туган көнегез белән!

Туган көнем белән, минем иң яхшы, иң яраткан, иң кадерле кеше. Син-минем терәгем, һәм мин сиңа һәрвакыт биеклектә, теләсә кайсы эштә һәм теләсә кайсы урында булуыңны телим, ә мин һәрвакыт сине кайгыртучанлык һәм мәхәббәт белән хуплыйм. Бәхетле бул!

Кадерле, Сезне туган көнегез белән котлыйм! Сиңа ныклы саулык, бехетле озын гомер, дан тынычлыгы телибез. Кадерлебез, сипа ныклы саулык, бехет, шатлык-куанычлар телибез. Мин сине яратам һәм һәрвакыт бәхетле булуыңны телим.

Яраткан ирем! Сезне туган көнегез белән котлыйм һәм тормыш юлыннан бер якка карап баручы гүзәл пар булуыбызга сөенәм. Шулай ук без һәрвакыт бер-беребез өчен вакыт табабыз һәм күп күңелле сәгатьләр бергә үткәрәбез. Рәхмәт сиңа, минем яраткан, өчен синең мәхәббәт һәм аңлау, алар син бирәсең миңа гомер буе безнең гаилә. Безне уңышлары белән сөендерүче искиткеч балаларыбыз өчен рәхмәт. Яратам сине, минем кыйммәтле!

Син минем яраткан юлдашым, ирем минем терәгем һәм дивары. Күбрәк улыбайся башка сәбәпләр, һәм хәтерлим, дөньяда булмады — мин булырмын янәшә озак еллар. Үз көчеңә ышан, син иң матур, акыллы һәм көчле. Бу сиңа бар харизма, җитәрлек күңел күтәренкелеге булсын, һәрчак шулай булсын. Туган ягым, ышанычлы, ышанычлы, чын. Мин сине яр буенда, сиңа мәңгелек бәхет бүләк итәргә әзер.

Инде беренче ел гына без синең белән бергә һәм мин благословляю ул көнне, кайчан язмыш свела безне һәм без башлады безнең уртак сәяхәт буенча тормыш! Бүген бары тик синең көнең һәм мин чын күңелдән, барлык эшләрдә дә чагылдыручы бәхет телим! Нервы, нык, ничек диде! Искиткеч кәеф, һәрвакыттагыча, безнең хисләр! Һәм күбрәк захватывающих мизгелләр!

Яраткан ирем! Син — минем иң якыным, минем бердәнбер һәм туган кеше, һәм мин тормышыңда начарлыкка урын калдырмасын, ә шатлык һәм бәхет кенә булсын иде. Кадерлебез, сипа ныклы саулык, бехетле озын гомер, дан тынычлыгы телибез. Әнә шулай кайгыртучан һәм тугрылыклы ир булып кал. Яратам сине.

Туган көнем белән, минем терәгем, минем героем, кадерле, яраткан, данлы кеше, Ирем. Сиңа ныклык, ныклык, үҗәтлек һәм барлык омтылышларыңда, идеяләрегездә, башлангычларыгызда һәм дәвамнарыгызда зур уңышлар телим. Кадерлем, бу ел якты вакыйгаларга, Яхшы очрашуларга, гаять зур җиңүләр һәм күп тапкырлар уңышларга бай булсын. Яратам сине.

Туган көнем белән, минем кадерле кеше, минем терәгем, минем мәхәббәт, минем илһам. Ышанычлы һәм кайгыртучан ир — һәр хатын-кызның хыялы һәм минем бу хыялым тормышка ашты. Бүген мин сиңа, туган ягым, нык сәламәтлек һәм син кылган эшләреңә, бу, һичшиксез, уңышка китерәчәк дигән ышаныч телим. Бехетле, хорметле, яратканыбыз, максатчанлык, рухландырганыбыз һем телесе кайсы эште гаять талантлы.

Гаилә башлыгын, табучы һәм туендыручысын, таяныч һәм көч иясен, ә иң мөһиме — яраткан ир-атны котлыйм. Ныклы саулык, бехетле озын гомер, дан тынычлыгы телибез. Туган көнегез белән, кадерле, кадерле һәм яратканым!

Кадерле тормыш иптешем, сезне Туган конегез белен котлыйм! Янымда булганда миңа тыныч һәм рәхәт. Сезгә иминлек, сәламәтлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Ә мин һәрвакыт янәшәдә булам һәм ярдәм итәчәкмен.

Рәхмәт, Син бар. Мин ел саен кабатлап тормыйм, тормышымдагы иң зур уңышым — сине каршы алуым. Син-иң яхшы, иң акыллы, иң кыю, мин синнән башка яшәүемне күз алдына да китерә алмыйм. Һәр яңа ел бары тик бәхет кенә китерсен, эштә фикердәшләр булсын, ә өйдә һәрчак мәхәббәт, кайгырту һәм сөю көтсен.

Бүген сине тагын да ныграк кочаклап, назлы, назлы сүзләр әйтәсе килә. Сиңа туган көнеңдә иң яхшысын гына телим. Булсын сиңа көлеп йолдызлары һәм иң якты озаряет синең юл!

Кадерле дуслар! Сәламәтлек иртәндән кофе кебек нык булсын. Һава торышы-кояшлы, ә бәхет — чиксез. Син уйлаган гамәлләрең һәм һәрвакыт уңышка ирешүеңне телим. Туган көнегез белән!

Туган көнегез белән, мәхәббәтем! Сиңа шундый ук көчле, ышанычлы, аңлаучан һәм яраткан ир-ат булып калуыңны телим. Телим бөтен твоя тормышы, селаметлек һәм җылы булсын өчен, барын да син загадаешь бүген, яшь тулды. Кадерлебез, сипа ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез.

Кадерле тормыш иптешем, сине, туган конеп белен котлыйсым киле. Планнарың тормышка ашсын, уңыш гел янәшәдә генә атлый. Шлю сиңа миллион поцелуйчиков һәм нежно обнимаю. Синең шатлык!

Яраткан, бу көн — синең! Мин сезгә нык сәламәтлек, иминлек, карьера үсеше телим. Барлык хыялларың тормышка ашсын иде. Сылу, шундый ук мәрхәмәтле, понимающим, ярдәмчел. Туган көнегез белән!

Бүген иң уңай эмоцияләргә лаек булган көн. Аларның беренчесе өчен туган көнегез белән ихлас котлавым сәбәп булсын. Син шундый ук шатлыклы, уңышлы, ә иң мөһиме-бәхетле булып калуыңны телим. Беркайчан да онытма, син минем ир-ат, минем таянычым һәм ярдәмчем. Син минем сайлау, һәм бүген мин сайлыйм, Сиңа гына иң яхшы сүзләр әйтергә иң җылы теләкләрен. Сезне чын күңелдән тәбрик итәм!

Яраткан эшем! Бу көнне сиңа бернинди киртәләр дә юлда тормасын, һәрвакыт үз максатыңа ирешсен, ә кызыксынуларың һәм мавыгуларың аларга һәрчак вакыт җитсен иде. Озак елларга нык сәламәтлек, елмаюлар ешрак. Һәрвакыт терәгем, ышанычлы таш дивары, иң яраткан һәм туган ирем булып кал. Туган көнегез белән!

Туган көнегез белән, кадерле ирем! Телим сиңа кала, барысы да шулай ук күңелле, искренним, обаятельным. Бу ел белән энергия, ышаныч, уңышлар телим. Кыюлык һәм үҗәтлек үрнәге булуыгызны, яхшы кәеф һәм илһам чыганагы булуын телим, һәрвакытта да максатка ирешү, төп хыялны тормышка ашыру өчен көч табуыгызны телим. Яратам сине һәм сезгә һәрвакыт бәхетле булырга телим!

Туган көнегез белән, ирем. Һәрвакыт шулай булсын, син аны көткәнеңчә. Булсын гына тормыш диктует сиңа кагыйдәләре, ә син аңа. Мин сезгә, кадерле, сәламәтлек, ышаныч һәм оптимизм телим. Һәрвакыт кыю һәм амбициоз ир-ат, үз гаиләңнең сакчысы һәм таянычы булып калуыгызны телим! Уңышлар сиңа, яраткан, һәм бары тик күңелле сюрпризлар гына.

Ирем минем яраткан, бүген синең көн, мин сине моның белән котлыйм! Сине язмыш үзе җибәрде, һәм миңа синең белән ничек бәхетле булуымны әйтмим. Син минем өчен бөтен нәрсәгә: дус, туган һәм иң яраткан ир-атка әверелдең! Кадерлебез, сипа ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез. Ә мин сиңа мәхәббәт, хөрмәт һәм ярдәмне гарантиялим. Туган көнегез белән!

Туган көнегез белән, бердәнбер һәм кадерле ирем! Мин рәхмәт белдерәм Ходайга өчен, син минем белән. Мин сине бик яратам, гаиләбезнең кадерен беләм. Син минем ныклыгым, ярдәмчем, язмышым. Тормыш ип изге телеклер белен балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкларыгыз, оныкларыгыз. Һәм хәтерлим, мин һәрвакыт янәшәдә булырмын!

Минем яраткан ирем! Бүген бездә синең белән бәйрәм-туган көнең! Кадерлебез, сипа ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез. Кадерлебез, сипа ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез. Иң бәхетле иткәнем өчен рәхмәт. Кадерлебез, сипа ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез. Мин һәрвакыт янәшәдә булырмын. Яратам!

Кадерле тормыш иптешем, Туган конегез белен! Ак дөньяда иң бәхетле кеше булып тор, ярат, һәрвакыт куелган максатларга иреш, сәламәтлек, баһадир бул, хыялларың җиңел тормышка ашсын! Ә без, синең гаиләң, һәрвакыт ярдәм итәчәкбез!

Иң яраткан, бердәнбер һәм иң матур дөньяда! Мин телим, сиңа көч җитсен өчен, барысына да ирешергә. Сиңа хөкем итмәклегең вә хөкем итмәклегең өчен. Гомереп озын, Бехетле булсын. Мин сине галәм үзе генә чагыштырырлык чиксез мәхәббәт белән яратам. Туган көнегез белән!

Яраткан кешем! Син минем яртысы, аннан башка мин күрмим, үз тормышы. Мин ышанам ки, Раббым миңа бүләк итте, барысы өчен минем догалар мәхәббәт һәм бәхет. Син минем идеал һәм мәңгелек тынычлык гаранты. Артында синең аркаң, мин үземне якланган итеп тоям. Кайчан минем кул синең, мин үземне Көчле хис итәм. Минем күзләремә караганда, без теләсә нинди сынауларны бергә башкарып чыгачагыбызны аңлыйм. Телим сиңа бары тик сәламәтлек өчен син яшәгән мәңге беркайчан да отпускал минем куллар. Туган көнең белән, обожаемый, иң искиткеч ире!

Кадерле, туган көнегез белән! Бүгенге көндә барысы да сиңа: мәхәббәт, якыннарымның кайгыртуы, шатлыклы елмаюлар, изге сүзләр һәм ихлас котлаулар булсын. Яраткан кешем, чирләмим, Начар уйламый, үз көчеңә шикләнми, ышанычлы, горур һәм кыю атлыйсым килә. Һәр көн уңышлы булсын, бу ел синең хыялларыңны тормышка ашырырга мөмкинлек бирсен!

Сезне туган көнегез белән котлыйм! Сиңа сәламәтлек, сабырлык, эштә алга бару, тугрылыклы һәм гадел дуслар телим! Бирсен каласың шул ук нежным, кояштай озын гомер, любящим, внимательным һәм дөрес булып чыкты. Барысын да твои тырышлыгы приносили сиңа бары тик шатлык һәм уңыш, ә мин гел булам сине якларга!

Яраткан ирем, туган көнегез белән! Мин көн саен безгә бергә булырга мөмкинлек биргән язмышка рәхмәтле. Минем өчен син дөньяда иң кадерле кеше, ә безнең балалар өчен — могҗизалы әти. Син ышанычлы дивар, безнең гаилә терәге. Сиңа нык сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телим. Ә мин өйгә кайтуың өчен тырышачакмын.

Туган көнем белән, кадерле ир-ат, минем ярдәмем һәм көчем, минем искиткеч ирем! Мин сиңа нык сәламәтлек, тынычлык, ышаныч, мәхәббәт, үҗәтлек, кыюлык, ышаныч, максатчанлык, дуслык, уңыш, гаилә гармониясе һәм тормыш оптимизмы телим. Кадерле минем, телим, сезнең тормышта сизелерлек кимрәк проблемалар һәм неурядиц һәм шактый күбрәк мөмкинлекләр һәм перспективалар.

Кадерле кешебез, туган конеп белен чын купелден кайнар котлыйсым киле. Без бергә Озын юлда барабыз, һәм мин аның беркайчан да тәмамланмавын телим. Син миңа шатлык та, бәхет тә, хис-тойгылар да бүләк иттең. Сезгә нык сәламәтлек, карьера үсеше һәм тугры дуслар телим. Ә калганнарын Без бергә булдырабыз. Бәйрәм белән!

Мин Котлыйм сине, минем иң яраткан ир-ат җирдә! Беренче чиратта сәламәтлек телим. Бу бит иң мөһиме! Әгәр дә Сәламәт булсаң, көчең күп булса, син күпне эшли алырсың, әгәр күпне эшләсәң, бик күпне ирешәсең. Мин һәрвакыт сиңа ышанам һәм бик нык яратам, теләсә кайсы хәлдә ярдәм итәчәкмен, ә яраклашса, нык һәм ышанычлы арка артында басып патроннар бирәчәкмен. Туган көне белән, минем обожаемый ире!

Кадерлебез, сипа ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез. Һәрвакыт үз максатыңа бар, һәм синең алда беркайчан да киртәләр Торма! Син һәрвакытта да ирешсен, һәрвакыт елмаеп безнең өйгә кайтсын, анда сине гел көтеп торалар һәм яраталар, җылы һәм тыныч, кайда син һәрвакыт ял итә, яңа көн өчен көч туплый аласың. Мин сезгә нык сәламәтлек телим. Һәм синең туган көн, мин телим сине котларга әйтергә, син иң искиткеч ире на свете.

Кадерле тормыш иптешем, соекле тормыш иптешем, син минем очен ИП кадерлесе. Син минем таянычым һәм ярдәмчем, син минем мәхәббәт, син минем бөтен тормышым. Кадерлебез, сипа ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез. Рәхмәт, Син-минем гаиләм. Мин яратам сине!

Кадерлем, бүген Син бер ел өлкәнрәк, тәвәккәлрәк, кыюрак һәм зирәгрәк! Мин сине бик кадерлим һәм барысы да килеп чыксын, авыруларыңны һәм авыруларыңны белмә! Бәхетле, сөекле бул!

Голосовые поздравления с Днем Рождения

Copyright 2010-2021 г. Поздравления в стихах и прозе на сайте Поздравик
Копировать материалы можно только с активной ссылкой на этот сайт
Политика конфиденциальности | Служба поддержки |

Поздравления с днем рождения на татарском языке своими словами в прозе

Хөрмәтле (исем — имя) әфәнде! …ханым! Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим (телибез). Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез! Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы сәүдәгәр (эшкуар, тәбиб, укытучы, иптәш). Сезнең туганыгыз (имя), туганнарыгыз (имена).

Уважаемый – ая (имя)! Позвольте от чистого сердца поздравить Вас с сегодняшним красивым праздником – днем Вашего рождения! Желаем Вам на будущее тысячи радостей и счастливых событий, стального здоровья, больших успехов в работе. Оставайтесь таким (такой) же здоровым, молодым, красивым, как сегодня! Пусть вас ждут только удачи в вашей ответственной работе – вы достойный всяческого уважения торговец (бизнесмен, врач, учитель, товарищ). Ваш (и) родственник (и )… Ученик(и)….

Смотрите еще.

Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми.Ул белә – һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы.«Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән әйтемдәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы.Кызык тоелса да, бу табигый. Табигать безне шулай яратакан. Ана кеше өчен баласы иң кадерлесе.

Шулай, тик нинди генә кадерле булмасын, баланы гел янәшдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә.Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, нәниләр группасы, тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана.Мин баланың балалар бакчасына мөнәсәбәте шушы чорда нәкъ менә сезнең аша, тәрбияче аша формалаша дип уйлыйм.Һәм бу өлкәдә сезнең хезмәтегезгә, сабырлык-зирәклелегегзгә чиксез сокланам.Балалар белән тәрбия – үсешне үстерү максатында башкарган хезмәтләрегез өчен барлык ата-аналар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм туган көнегез – гомер бәйрәмегез белән ихластан тәбриклибез.

Кадерле дускай! Туган көнең белән котлыйм сине! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым! Сине хөрмәт иткән (имя).

Дорогой мой дружок! С днем рождения тебя! Ближе и вернее тебя нет у меня друга, поэтому от всей души желаю тебе в будущем сберечь твои прекрасные качества. Пусть тебе сопутствует крепкое здоровье, впереди ждет светлое будущее, счастливые радостные дни, друзья и родственники пусть приносят тебе только радости, друг! Уважающий тебя …

«Чын күңелдән сине туган көнең белән тәбрик итәм! Һәрвакыт шундый ук чибәр, көләч йөзле, ачык күңелле булып кал! Һәр көнең шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләреңне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, бәхетле булып яшәргә язсын!”

“Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!”

“Сине туган көнең белән тәбрикләп, иң якты һәм ихлас теләкләр юллыйсы килә. Барлык хыялларың тормышка ашсын, һәр көнеңне елмаеп, сөенеп каршы алырга язсын! Тормышыңда сиңа бары тик сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм уңыш юлдаш булсын!”

Туган Конен Белэн

“Бүген без сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәр өчен җыелдык. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын! Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез. Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал!”

Тәбриклим сине туган көнең белән!

Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.

Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар.Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр.Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри.Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый.Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең.Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне. 50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа! Балаларың(имена)

Мама, самый дорогой и уважаемый для нас на свете человек! Сегодня твой день рождения – значит, и для нас это двойной праздник. Не родилась бы ты, не было бы и нас. Желаем тебе крепкого здоровья, хорошего настроения, благополучия. Ты самый лучший и благородный человек на свете, мы бесконечно уважаем тебя и любим всем сердцем. Твои дети……

Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән.Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.Безнең әни [авыл] авылында яшәүче [исеме, әтисенең исеме (отчество)].Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.

Кадерле… ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән
гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләклә-рең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларың-
ның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Кадерле (имя)! Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя). Сабакташың (имя). Дорогой(ая)….!

По-дружески приветствую тебя в твой день рождения. Желаю тебе настоящего счастья, большой любви, благополучия и здоровья. Пусть на твоем жизненном пути встретятся только хорошие люди, будущее твое будет светлым, пусть провидение пошлет тебе множество неожиданных радостей! Твоя подруга… Твой(я) однокашник (однокашница, одногруппница и т.д.)

… ! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, кечеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Мең яшә!

Ир-атны 50 яше белән котлау
… ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.
Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче
ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.
«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, ба-лаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.

Хатын-кызны 50 яше белән котлау
… ! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез!
Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың.
Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.
Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен.
Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

Хөрмәтле куршем (имя) ! Бүген синең туган көнең, якты матур көн. Бу көнгә син зур уңышлар белән килеп җиттең. Йортың иркен, доньяң түгәрәк, гаиләң тату, хәләл җефетең күз явын алырлык. Сиңа тик шушы курсәткечләреңне саклап, исән-сау булып, шатлыгын күреп яшәргә кала бар! Озын гомерле, таза булып, балаларыгызның игелеген күреп тигез яшәргә язсын! Күршең (имя) Күршеләрең (имена)

Мой (наш) уважаемый сосед …! Сегодня день твоего рождения, светлый красивый день. К нему ты подошел с большими успехами. Твой дом просторен, жизнь благополучна, супруга достойна любования. Тебе остается всего лишь держаться на этом уровне и наслаждаться плодами труда! Пусть дети приносят тебе одни только радости, живите с женой долго и счастливо, будьте здоровы! Твой сосед… Твои соседи…

Хатын-кызны 60 яше тулу уңаеннан котлау
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

Хөрмәтле … !
Әле күптән түгел генә түгәрәк өстәл артында 55 яшеңне билгеләгән идек. Гомерләр үтә тора, кызганычка каршы, еллар шатлыклар гына түгел, гомерлек югалтуларын да калдырып китә. Синең иңнәреңдә — сынауларның иң авыры. Шулай да тормыш гел югалтулардан гына тормас әле, киләчәк көннәрең өметле булсын, бәхетле картлык, хәерле гомерләр көтсен сине.

… ! Туган көнең белән!
20 яшь ул, май аеның үзе кебек, иң дәртле, иң көчле, искитмәле шәп, гүзәл, күңелле чак. Бәхет инешең тулып аксын, көннән-көн артсын, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Йөрәгеңә дә, беләгеңә дә ил таянырдай көч-куәт өстәлсен.
Имәндәй тазалык, саулык телим.
Яшьлегең гомере озын булсын.
Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.——

… ! Сине зур бәйрәмең белән тәбриклибез.
Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз ул табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе.
«Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Син, илеңә, иреңә яшәеш чыганагы булып, балаларыңа җан өргәнсең, ана сөте белән аларга Иман биргәнсең. «Балаларым», — дип күпме көннәр, күпме төннәр хафаланып йөргәнсең.
Сиңа саулык телибез. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен. Бәла-каза кермәсен, гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә картаерга язсын Ходай!

… ! Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 50 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән …

Изге теләкләр белән …… ! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.Тагын матур бер ямь өстәргә.Син яшисең шундый матурлыккаГашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.… ! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!

Картаерга һич тә ашыкма!Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,Алсу таңнар күмсен шатлыкка.Һәр яңа көн бәхет алып килсен,Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.Кадерле … !

Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.Ир-атны 60 яше тулу уңаеннан котлау.

Кадерле … !
Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

… җаным, бәгърем, кояш нурым!
Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.
Шул якты мизгелең белән котлыйм!
Май ае ул — шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!
Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!

… ! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм!
Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.
Саулык, иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа!

Кадерле … !
Сине Ай янында Зөһрә йолдыз сыман балкып торган 18 яшең белән котлыйм!
Кызарып баеган кояшның балкуы, йолдызларның сихри җемелдәве матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә! Мин сиңа тормыш юлында көч түкмичә җиңел бирелә торган бәхет теләмим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк. Син, шуңардан тәм, ләззәт табып, алга омтыл. Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән булып ятсын, сөяргә-сөелергә Ходай насыйп итсен, хыялларың тормышка ашсын!

Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың.Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!Сөйкемле … туташ! Сиңа карап дулкынланган Күгәрченнәр гөр килә.Берсе елый, берсе җырлый: «18 яшь бер килә… Канатлары каурыйланган -Туган оя тар булыр.Кемгә насыйп яр булыр?». Күгәрченнәр Сине күреп Хисләнәләр-гүлиләр. Тиздән очар бу чибәркәй,Сиңа бәхет, яхшы кияү, Озын гомер телиләр! Без дә кушылабыз!!

Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәртне уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз.Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел.Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор.Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшә!


источники:

http://www.pozdravik.ru/s-dnem-rozhdenija/na-drugih-jazyka/na-tatarskom/muzhu

http://mysekret.ru/pozdravleniya/pozdravleniya-s-dnem-rozhdeniya-na-tatarskom-yazyke-svoimi-slovami-v-proze.html